Логотип Магариф уку
Цитата:

Дәүләт Думасында мәктәптәге дәресләрне иртәнге 9дан башларга тәкъдим итәләр

Дәүләт Думасы депутатлары түбән палатага мәктәптә дәресләрне иртәнге 9да башларга һәм биш көнлек уку атнасы кертергә тәкъдим иткән закон проекты тапшырачак, дип хәбәр итә РИА НОВОСТИ.

Үзгәрешләрне «Россия Федерациясендә мәгариф турында»гы законның 13 маддәсенә кертү ниятләнә.

«Укучыларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, аларның иҗади үсеше һәм тәрбия максатларында закон проекты тарафыннан биш көнлек уку (эш) атнасын кертү һәм уку дәресләрен иртәнге сәгать тугыздан да иртәрәк башламау тәкъдим ителә», – диелгән аңлатма язуында.

Моннан тыш, закон проекты ял һәм бәйрәм көннәрендә дәрестән тыш мәдәни, спорт һәм тәрбия чараларын үткәрүне күздә тота. Билгеләп үтелгәнчә, мондый вакыйгалар уку планына кертелмәячәк һәм стандарт дәрестән аерылып торган форматта оештырылачак.

Депутатлар ассызыклап үткәнчә, хәзерге көндә мәктәп баласына йөкләнеш зур.

 – Өй эшләрен әзерләү шактый вакытны ала, һәм укучылар программаны үзләштерүгә көненә 10-12 сәгать сарыф итәргә мәҗбүр,  – дип аңлатты Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты башлыгы Сергей Леонов. 

Аның фикеренчә, дәресләрне 9.00 сәгатькә күчерү балаларга йокыларын туйдырырга, ә ата-аналарга аларны эшкә китәр алдыннан мәктәпкә илтергә мөмкинлек бирәчәк.

 – Биш көнлек уку атнасына килгәндә, атнасына алты көн укыган вакытта гаилә ялын нормаль рәвештә планлаштырып булмый, ә бер ял көне генә балаларга көч җыю өчен җитәрлек түгел», - дип аңлатты Леонов.

Фото: Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

 

 

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ