Дәүләт Думасында көзге-кышкы чорда мәктәп менюсына сок кертергә тәкъдим иттеләр
Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Поповага көзге-кышкы чорда мәктәп менюсын файдалы сок порциясе белән тулыландыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.
«Елның салкын вакытында балалар организмы гиповитаминозга һәм салкын тиюдән булган авыруларга аеруча нык бирешә, шуңа күрә укучыларга көзге-кышкы чорда (октябрьдән мартка кадәр) 200 миллилитр күләмендә яңа сыгылган яшелчә яки җиләк-җимеш согы бирү яхшы булыр иде, – диелгән мөрәҗәгатьтә.
Борис Чернышов фикеренчә, табигый соклар витаминнар, микроэлементлар һәм флавоноидларның кыйммәтле чыганагы булып санала, алар яңа өлгергән җиләк-җимеш һәм яшелчәләргә кытлык булган шартларда балаларның иммунитетын ныгыту һәм аларның нормаль үсешен тәэмин итү өчен кирәк.
– Витаминнарга бай булган продуктларны даими куллану иммунитетны ныгытачак һәм мәктәп укучылары арасында авыручылар санын киметергә ярдәм итәчәк. Бу исә белем бирү процессы сыйфатына уңай йогынты ясаячак, – дип саный ул.
Моннан тыш, әлеге инициатива, татлы газлы эчемлекләргә альтернатива тәкъдим итеп, балаларда сәламәт туклану культурасын формалаштыруда булыша ала
Комментарийлар