Логотип Магариф уку
Цитата:

Бүгенгедәй хәтеремдә

Хөрмәтле беренче укытучым, Илнур абый! Сезне чын күңелемнән Укытучылар көне белән котлыйм! Сәламәтлек, күңел тынычлыгы телим. Сез гомерегез буе хезмәтегезгә тугъры калып, балаларга белем бирдегез.

Бүгенгедәй хәтеремдә, без 4 кыз һәм бер  малай мәктәп  бусагасын атлап кердек. Безне - Сез каршы алдыгыз. Әле яңа гына   укуны тәмамлаган яшь белгеч.Сез безне кулыбыздан тотып беренче хәрефләрне язарга өйрәттегез. Һәр нәрсәне безгә күңелегезне биреп, чын йөрәктән өйрәттегез. Сезне армия сафына алдылар. Бүгенгедәй хәтеремдә, Сезнең безнең белән саубуллашырга килгән көнегез. 4 ай гына без сабыйларга белем бирүегезгә карамастан, күңелем  түренә иң җылы, иң якты хисләр белән кереп урнаштыгыз. Без Сездән намуслы, сабыр, итәгатьле, бар эшне җиренә җиткереп башкарырга өйрәндек.

 

Минем профессия сайлавыма да Сезнең эшегезне яратып башкаруыгыз этәргеч ясагандыр.

 

Мин үзем дә  дистә елдан артык  укытучы булып эшлим. Рус балаларына туган (татар) тел өйрәтәм. Алган белемнәрегез, биргән тәрбиягез өчен зур рәхмәт Сезгә! Сезгә чын йөрәгемнән ныклы сәләмәтлек, бәрәкәтле матур  тормыш телим.

Олы хөрмәт белән беренче укучыгыз Энҗе Шакирова( Әхмәдиева)

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ