«Безнең ишегалды уеннары» Татарстанның 8 районында узачак
Быел җәен Татарстанның 8 районында «Безнең ишегалды уеннары» проекты башлана.
Бөгелмә, Буа, Алабуга, Яшел Үзән, Лениногорск, Түбән Кама, Тәтеш һәм Чистай районнарыннан 7–13 яшьлек балалар ишегалды лагерена бушлай кушыла алачак. Проект 2 ай дәвам итәчәк, 1 июньнән алып 1 августка кадәр.
Балаларны танышу уеннары, спорт һәм иҗади чаралар, әйдаманнар күзәтүе астында классик ишегалды уеннары көтә.
Проект «Беренчеләр хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте тарафыннан тормышка ашырыла.
Фото: freepik.com
Комментарийлар