«Без бергә» Республика балалар халык иҗаты фестиваленең зона этаплары тәмамланды
Татарстанда халык иҗаты өлкәсендә балалар сәләтен ачыклауга һәм ярдәм итүгә юнәлтелгән «Без бергә» республика фестиваленең зона этаплары узды.
Чарада республиканың төрле районнарыннан һәм Казан, Чаллы шәһәрләреннән 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге 1350 дән артык укучы катнашты.
Конкурс сынаулары халык вокалын, хореографияне, уен кораллары ансамбльләрен, сәнгатьле укуны һәм театр иҗатын үз эченә алды. Шулай ук иҗади гаиләләр һәм остазлар династияләре өчен махсус номинацияләр дә бар иде.
Фестивальнең зона этаплары 2025 елның апреленнән май аена кадәр җиде муниципаль берәмлектә узды. Зона этабында җиңүчеләр 2 июньдә башлана торган республика этабында катнашачак.
«Без бергә» республика фестивале «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында укучыларның сәләтен үстерүгә, шулай ук югары әхлаклы шәхес тәрбияләүгә юнәлтелгән.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты
Комментарийлар