БӘЙРӘМ БЕЛӘН АПА - АБЫЙЛАР
Бүген бәйрәм, мөгәллимнәр көне, Алар белән мин дә шатланам. Безгә белем биргән һәр кешегә Чып - чын күңелемнән сокланам.
Хәреф өйрәтүдән башлыйлар бит,
Өйрәтәләр дөрес язарга.
Рәсем ясарга да булышалар,
Кирәк икән сызым сызарга.
Бию, җырлар өйрәнәбез бик еш,
Бергә походларга барабыз.
Апаларның йөзе һәрчак көләч,
Тик без генә никтер арабыз.
Рәхмәтләрне әйтәм бүген сезгә,
Саулыкларны тели күңелем.
Бер карасаң сезнең хезмәтегез
Рәхәт түгел инде түгелен.
Тик шулай көн дә елмаясыз,
Иртән каршы алган чагында.
Без болай да яратабыз сезне,
Яратасы килә тагын да.
Класс җитәкчебез - Рәфинә апа,
Сез чынлап та, икенче әни.
Барыбызны якын итәсез бит,
Без аз түгел инде әллә ни.
Җиде кызың, дүрт малаең булып
Сезнең янда белем алабыз.
Укытучы булырбыз дип без дә,
Сезнең артыгыздан барабыз.
"Педагогический класс" диеп
Йөртәләр бит безне мәктәптә.
Мондый исемнәрне йөртүләре
Кыенрак та инде, рәхәт тә.
Укуыбыз кисәк сүлпәнләнсә,
Тәртип ягы бераз какшаса.
Сәламәтлекләре начараеп,
Берәр бала килми башласа.
Сез беренче булып уянасыз,
Хәлебезне бик тиз беләсез.
Хәлләр бераз катлауланып китсә,
Өебезгә кадәр киләсез.
Татар теле фәнен өйрәтүче
Укытучы апага рәхмәт.
Әнисә апабызның дәресендә
Тыңлап утырулар бик рәхәт.
Уку серләренә төшенәбез,
Өйрәнәбез дөрес язарга.
Кайтасылар килә сабый чакка,
Укытучы булып уйнарга.
Халкыбызның гореф - гадәтләрен
Әсәрләрдән укып беләбез.
Апабызга укып белгәннәрне
Үзебез дә сөйләп бирәбез.
Тукай, Җәлил кебек булмасак та
Шигырьләр дә килә күңелгә.
Әнисә апабызның дәресенә
Бик яратып йөрим бүген дә.
Бик күп ярышларда катнашабыз,
Бүләкләр дә алып кайткалыйм.
Җиңүләрсез кайткан көннәремне
Күңелемдә озак сакламыйм.
Уңышлар бар олимпиадада,
Яшь журналист булам кайчакта.
Юк, башларым иелмиләр аска,
Кая гына барып кайтсак та.
Дипломнарны, рәхмәт хатларын да
Бик кадерләп кенә саклыймын.
Иртән торып көн дә мәктәбемә
Шат йөзләрем белән атлыймын.
Мәктәбебез якты, матур безнең,
Киң күңелле абый - апалар.
Сезгә карата да күңелләрдә
Бары җылы хисләр яталар.
Котлы булсын шушы бәйрәмегез,
Гел буласы килә янәшә.
Көлеп торган йөзләрегез безгә,
Әйтерсең лә бәхет өләшә.
Саулыкларның ныгын телим сезгә,
Бәхетләрнең бары акларын.
Озак сакланырлар күңелемдә
Мәктәбемдә булган чакларым.
Саба районы Олы Кибәче урта гомум белем
бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы
Шәрәфеева Зилә.
Комментарийлар