Логотип Магариф уку
Цитата:

«Алдынгылар хәрәкәте» эшчәнлеге турында

Кичә балалар һәм яшьләрнең «Алдынгылар хәрәкәте» иҗтимагый хәрәкәте белән үзара хезмәттәшлеге буенча Татарстан Рәисе каршындагы Республика координация советы узды.

Утырышта Татарстанда балалар үзидарәсе системасына, балалар бакчаларында, китапханәләрдә, спорт секцияләрендә «Алдынгылар хәрәкәте» эшчәнлегенә, Ватанны саклаучылар елы кысаларында планлаштырылган чараларга кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Советта ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул «Алдынгылар хәрәкәте»нең «Дипломатия мәктәп клублары» федераль проектының яңа сезонына рәсми старт бирде.

 – Бүген без «Мәктәп дипломатия клублары»ның яңа сезонына старт бирәбез. Татарстан беренчеләрдән булып мондый чараны уздыру инициативасын хуплады. Яшь буын фикерен исәпкә алмыйча, төрле илләрдән килгән яшьләрнең аралашуы уңышлы була алмаганын аңлыйбыз. Илебезнең киләчәген нәкъ менә сезгә билгеләргә. Хәзер яшьләр арасындагы диалогның ничек җайга салынуына карап, киләчәктә халыкара мөнәсәбәтләрнең үсеше бәйле булачак… – дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.

Утырышта  мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында Хәрәкәтне үстерү мәсьәләсе күтәрелде. Казанның 131 нче балалар бакчасы мөдире Оксана Куленева «Алдынгылар әкиятләре» («Сказки Первых») проектын тәкъдим итте. Хәзерге вакытта проектта 169 пилот балалар бакчасыннан 5600 әзерлек төркеме тәрбияләнүчесе катнаша. 

«Алдынгылар хәрәкәте»ндә катнашучы Анастасия Буторина гаиләсе белән МХО сугышчыларына ярдәм итүләре турында сөйләде:

 – Кечкенәдән үк гаиләм белән «Үлемсез полк» акциясендә катнашып килдем. Мин һәрвакыт бабам Иван Буторин портретын күтәреп чыктым. Ул минем өчен һәрвакыт батырлык үрнәге булды. Хәзер без (әти-әнием) волонтерлык белән шөгыльләнәбез – махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итәбез. Шулай ук мәктәп активы белән бергә аптечкалар, коры душ, окоп шәмнәре ясыйбыз, хатлар язабыз һәм гуманитар ярдәм җыябыз. 

 Казан шәһәренең «Юнармия» штабы башлыгы, «Әһәмиятле олы кеше» («Значимый взрослый») проекты остазы, Олеся  Нестерова республикада остазлык һәм ата-аналар җәмгыяте белән бергә үзара хезмәттәшлек системасы үсеше тәҗрибәсен уртаклашты.

ТР Рәисе ярдәмчесе, ТР «Алдынгылар хәрәкәте» җитәкчесе Тимур Сөләйманов китапханәләрдә Хәрәкәтнең пилот эшчәнлеге хакында сөйләде. Бүгенге көндә республиканың 19 китапханәсе базасында 3 юнәлеш буенча эшчәнлек  алып барыла: китап блогингы, Китап клубы, балалар китап дирекцияләре.

Автор фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ