Логотип Магариф уку
Цитата:

Айсылу Зарипова: « Белем- тәрбия нигезләрен нык өйрәткәнсез, шуңа күрә дә тормышта да югалмадык»

Энҗеләрдән тездем муенса, Тездем аны гомер буенча. Туксан бишем тулды инде кабат, Тезү кирәк түгел уемча.

Искиткеч бу шигырь юлларын минем укытучым Сөләйманова Гәүһәр апа  иҗат иткән. Мөгаллимә Сарман районы Салкын Алан авылында туган, гади авыл кызы. Без укыган вакытта мәктәп программасында Мирсәй Әмирнең “ Миңлекамал” драмасы бар иде. Әсәрнең төп герое – колхоз рәисе Миңлекамал (Җенлекамал дип тә йөртәләр).Минем укытучым Гәүһәр апа Миңлекамал кызы да инде. Гәүһәр апабыз укыткан фәннәрне санарга бармаклар җитмәстер: “Химия”, “Биология”, “Ботаника”, “Зоология”,”Кеше”. Укучылар аңа хәзер дә киңәш сорап киләләр.  Белем- тәрбия нигезләрен нык өйрәткәнсез, шуңа күрә дә тормышта да югалмадык. Быел Гәүһәр апабызга 95 яшь тулды. Юбилей белән котларга укыткан укучылары, дуслары, туганнары, күршеләре килгән иде. Ак яулыклы укытучыбыз биш вакыт намазын калдырмый. Коръән ашларында да аның урыны иң түрдә.                                                         

Күпме  шәкертләрегез, аларның әти- әниләре сезгә рәхмәтле. Сез бик күп авырлыклар күргәнсез. Ләкин бервакытта да төшенкелеккә бирелмәгәнсез. Кыю адымнар белән алга атлагансыз. Шуңа да тормышта  сынмас-сыгылмас, авырлыклар алдында баш имәс, горур татар мөгаллиме булып яшисез. Сезнең сабырлыклар алдында баш иярлек. Туры сүзле,  зирәк акыллы, туры юл күрсәтүче юлдаш , акыллы киңәш бирер сердәшчебез дә сез.                           

 Я Раббем , саулыкларыгызны биреп, тормыштан ямь табып,безгә яшәеш өлгесе булыгыз!...Хыяллар, хыяллар. Ел да килгән 5 октябрь укытучылар көне күңелләрегезне актарып, үткәндәге уй- хыяллар белән яшәтәдер. Бу чәчәкле  бәйрәм белән сезне тәбриклибез.әле дә рәхмәт әйтергә сез - яраткан укытучыларыбыз бар. Аллаһы  Тәгалә  исәнлегезне бирсен, сау- сәламәт булып, 100 яшьнең дә чиген узыгыз. Бәйрәм белән Сезне укытучым! 100 яшькә җыелырбыз,- дип  киртләп куйдык күңелне.Сез булсагыз гына дөньялар  иркен, рәхәт, күңелле.

 

Р.Г.Галеев исемендәге Сөләй урта гомуми белем бирү  мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Зарипова Айсылу Рәшит кызы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ