2025 елда көллиятләрдә популяр булган белгечлекләр аталды
2025 елгы кабул итү кампаниясенең нәтиҗәләре буенча Россия төбәкләрендәге көллиятләргә 1 млн 300 меңгә якын кеше кабул ителгән инде. Урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә бюджет урыннары саны быел 850 меңне тәшкил итә.
Абитуриентлар арасында «Программалаштыру һәм IT-технологияләр», «Машина төзелеше һәм сәнәгать җитештерүе», «Төзелеш һәм архитектура» кебек техник белгечлекләр, шулай ук медицина хезмәткәре, башлангыч сыйныфлар укытучысы һөнәрләре популяр әзерлек юнәлешләренә әйләнде. Моннан тыш, туризм һәм кунакханә бизнесы да зур ихтыяҗга ия.
Исегезгә төшерәбез, урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә кабул итү кампаниясе 20 июньдә башланып китте. 2025 елда Урта һөнәри белем бирү системасына 85 ел тула.





Комментарийлар