Логотип Магариф уку
Цитата:

2024/2025 уку елы Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау нәтиҗәләре билгеле

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы сайтында «2024/2025 уку елында уздырылган Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының һәр гомуми белем бирү предметы буенча йомгаклау нәтиҗәләрен раслау турында» 2025 елның 19 июнендәге 469 номерлы боерыгы басылып чыкты.

Олимпиада финалы нәтиҗәләре буенча 4017 укучы җиңүче һәм призер дип танылды, алар:

 – инглиз теле – 29 җиңүче, 144 призер;
 – астрономия – 23 җиңүче, 112 призер;
 – биология – 39 җиңүче, 186 призер;
 – география – 24 җиңүче, 112 призер;
 – информатика – 40 җиңүче, 185 призер;
 – сәнгать (Дөнья сәнгать мәдәнияте) – 24 җиңүче, 113 призер;
 – испан теле – 11 җиңүче, 56 призер;
 – тарих – 26 җиңүче, 133 призер;
 – итальян теле – 11 җиңүче, 55 призер;
 – кытай теле – 20 җиңүче, 95 призер;
 – әдәбият – 31 җиңүче, 149 призер;
 – математика – 13 җиңүче, 212 призер;
 – немец теле – 17 җиңүче, 94 призер;
 – җәмгыять белеме – 31 җиңүче, 147 призер;
 – Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре – 32 җиңүче, 148 призер;
 – хокук – 32 җиңүче, 149 призер;
 – рус теле – 40 җиңүче, 185 призер;
 – хезмәт (технология)  – 64 җиңүче, 260 призер;
 – физика – 40 җиңүче, 185 призер;
 – физик культура  – 24 җиңүче, 111 призер;
 – француз теле  – 16 җиңүче, 93 призер;
 – химия – 38 җиңүче, 157 призер;
 – экология  – 24 җиңүче, 111 призер;
 – икътисад  – 25 җиңүче, 151 призер.

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ