Дуслашу күнекмәсе
Кемдер теләсә кайсы компаниянең үзәгендә авызына каратып тора ала. Башка берәү килеп сүз катарга да кыймый. Дуслашырга өйрәтеп һәм өйрәнеп була икән. Ни дисәң дә, дуслар булганда дөнья түгәрәк, үзеңне ышанычлырак хис итәсең.
Дуслык бер кеше икенчесенә: «Ничек, син дә шулаймы? Бу хәл минем белән генә була ала дип уйлый идем», – дигән мизгелдә башлана.
Льюис Кэрролл, инглиз язучысы
Баланың аралашу даирәсе аның холкына, аралаша белүенә бәйле. Әгәр ул экстраверт икән, аның өчен зур компания һава кебек кирәк булачак. Ә менә шыпырт интровертларга социальләшү өчен ике-өч дус та җитә.
Иң элек баланың үз-үзен танып белергә, аерым индивидуум буларак күзалларга тиеш. Иптәшләре белән аралашу ихтыяҗы сюжетлы-рольле уеннар аның үзенә кызыклы була башлагач кына, якынча 3 яшьләрдә туа. Ә балалар арасындагы тәүге чын дуслык 5 яшьләрдә барлыкка килә, 7–8 яшьтә янәшәдә үз ишең булуы аеруча мөһим. Үсмерлек чорында исә дуслар көзге ролен үти, җәмгыятьтә үзеңне ничек тотуыңны чагылдыра, бу мөнәсәбәтләр балага үзен яхшырак аңларга ярдәм итә.
Ни өчен кайберәүләргә дуслар табуы кыен соң? Сәбәпләренә төшенергә тырышып карыйк әле.
1. Шәхси үзенчәлекләр. Темпераментка бәйле рәвештә әйләнә-тирә мохитне кабул итү бик нык аерыла. Кемгәдер хәтта танышлары белән аралашу да авыр бирелә, таныш булмаганнарга килеп эндәшү турында сүз дә юк. Ялгыш сүз яисә гамәл белән кеше көлдерермен, кимсетерләр дигән курку да сүзгә катышып китү өчен киртә була ала. Моны сизеп алган әти-әни бу мизгелдә баласына мөмкин кадәр терәк булырга, үзенә ышанычын арттырырга, аны аңлардай мохитне табарга булышырга тиеш.
2. Аралашу күнекмәләре булмау. Дуслык – ул күнекмә, ә һәр күнекмәне үзләштерергә мөмкин. Нәрсәләр өйрәнергә кирәк: танышырга, сөйләшүне башлап җибәрергә һәм төгәлләргә, ярдәм сорарга һәм тәкъдим итәргә, бүлешергә, башкаларны кайгыртырга, рәхмәтле булырга һәм хәтта ялгызың булырга... Әйе-әйе, дуслаша белү никадәр генә әйбәт сыйфат булмасын, баланың уйлары-гамәлләре дуслыкка бәйле булырга тиеш түгел.
Кечкенә кеше төрле ситуацияләрдә үзен ничек тотарга икәнлеген өлкәннәрдән күреп өйрәнә. Бу очракта «зурлар сөйләшкәндә читкә кит» дигән кагыйдәгә бераз төзәтмә кертергә була, аның өлкәннәрнең үзара аралашуын күзәтү мөмкинлеге булырга тиеш.
3. Кызыксынулар дөньясы. Сабыйларны гына түгел, өлкәннәрне дә ниндидер сыйфатлары яисә шөгыльләре белән кызыклы булган кешеләр җәлеп итә. Дөньяны танып белә башлаган чорында баланың кызыксынуларын тоеп алып, аңа шул өлкәгә юнәлдерергә, бергәләп шул хакта гыйлем тупларга кирәк. Аның кызыксынуы турында башкаларга да сөйләгез. Әйтик, улыгыз машиналар белән кызыксына икән, аның белән техника яисә автомобильләр күргәзмәсенә барып килергә, моны социаль челтәрләрдә яктыртырга, классташларына да сезнең белән барырга тәкъдим итәргә мөмкин. Болай иткәндә, бала фикердәшләрен үз янына туплый. Шулай ук башка иптәшләренең мавыгуларын да белешегез, бәлки сезнең балагыз да кызыксынып китәр.
4. Әйләнә-тирә мохит. Кызганыч, кешенең янәшәсендә аның тормыш кыйммәтләре, уй-фикерләре аваздаш кешеләр бөтенләй очрамавы да ихтимал. Әйтик, гаилә тору урынын алмаштырып, үсмер культура дәрәҗәсе бөтенләй түбән, агрессия, әрсезлек, оятсызлык норма булып санала мәктәптәге мохиткә килеп эләкте, ди. Монда ничек дуслар табасың? Дуслар табам дип үз принципларыңны һәм тормышка карашыңны, тәрбияңне үзгәртү шулай ук куркыныч. Башкача да була ала. Үз яшеннән күпкә зирәгрәк фикерләүче балалар да очрый, әлбәттә, аңа яшьтәшләре белән кызык булмаячак. Мондый очракларда дусларны белем йортыннан читтә эзләргә кирәк, гадәттә, алар түгәрәкләрдә табыла.
Яшьтәшләре белән аралашу – бала өчен ихтыяҗ ул. Шул рәвешле дөньяны коммуникация, конфликтлар аша танып белә. Дуслык аның үсеше өчен дә кирәк. Әти-әниләрнең төп бурычы – балада гармонияле аралашу өчен кирәкле сыйфатларны тәрбияләү, үзенең һәм башкаларның чикләрен тоемлау, үз теләкләрен аңлау, аларны тормышка ашыру юлларын эзләүдә ярдәм итү.
ФАКТ
2011 елдан башлап 30 июльдә Халыкара дуслык көне билгеләп үтелә.
«ГМ»-ИНФО
Социаль челтәр кулланучыларның 90 проценты чын дуслык бары тик җанлы аралашу вакытында гына барлыкка килә дип саный.
Кечкенә кеше төрле ситуацияләрдә үзен ничек тотарга икәнлеген өлкәннәрдән күреп өйрәнә.
Яшьтәшләре белән аралашу – бала өчен ихтыяҗ ул.
Комментарийлар