Логотип Магариф уку
Цитата:

Бәрәңгедә «Насретдинов укулары»

8 ноябрьдә Марий Эл Республикасы Бәрәңге районының Бәрәңге бистәсендә «1945 елгы Җиңүдә рухи кыйммәтләр һәм Ватанга мәхәббәт: Кормаш Җәлил төркеменең батырлыгы истәлегенә» дигән темага IV «Насретдинов укулары» - төбәкара фәнни-гамәли конференция үтте. Фәнни чара «Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышлана.

Ул ел саен Марий Эл Республикасында Марий Эл Республикасы мөселманнары диния идарәсе тәкъдиме белән РФ мөселманнары диния идарәсе һәм Мәскәү ислам институты белән берлектә, Марий Эл Республикасы Мәдәният, матбугат һәм милләтләр эшләре министрлыгы һәм Марий Эл Республикасы Бәрәңге районы хакимияте ярдәмендә оештырыла. Чарага мәгълүмати ярдәмне  «Мәдинә» нәшрият йорты күрсәтә.

Россия мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән сәламләү сүзләрен Мөнир Бәюсов җиткерде.

Соңрак Бәрәңге районы башлыгы Әлфит Ибраев үз чиратында биредә 47 процент татарлар яшәвен билгеләп узды. Бәрәңге районыннан 8 меңнән артык кеше Бөек Ватан сугышында катнашкан. Аларның икесе – Советлар Союзы Герое.
–Якташыбыз Гайнан Кормаш Советлар Союзы Герое исеменә, һичшиксез, лаек, – дигән фикерен җиткерде ул.

Төбәкче, "Якташлар" газетасы мөхәррире Фәнил Мусин Гайнан Кормашның бабасы кабере ачыклануы хакында сөйләде һәм бу көнгә Кормашевлар нәселенең 7 вәкиленең кабере табылуы турында әйтте.

Татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев, дин әһелләренең милләт үсешен күтәрүдә өлеше зур булуын әйтеп үтте. Портчара авыл мәчете имам-хатыйбы Равил Шәрәфетдиновка Бөтендөнья татар конгрессының иң олы бүләген  тапшырды.

Татарстанның "Хәрби дан клубы" ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов үз чыгышында Бөек Ватан сугышында батырлык күрсәткән татар сугышчылары турында сөйләде. Һәм ахырда Мөнир Бәюсовка 280 татар сугышчысы исемен туплаган исемлек тапшырды. 

–Мәскәү мәчетләрендә аларның рухына дога кылыгыз, Герой исеме бирелмәсә дә, кылган батырлык югалмасын иде, – дигән теләкләрен дә җиткерде ул.

IV «Насретдинов укулары» 1945 елгы Бөек җиңүгә ирешүдә рухи кыйммәтләрнең һәм ватанпәрвәрлекнең роле турында фикер алышу һәм аңлау, шулай ук Кормаш-Җәлил төркеменең каһарманлыгы турындагы истәлекне саклау максатында үткәрелә. Эш барышында тарихи мирас, яшьләргә әхлакый тәрбия бирү, милләтара татулык һәм Ватанны саклаучылар турындагы истәлекне саклауның әһәмияте кебек сораулар каралды.

Фотолар РФ мөселманнары диния идарәсенең матбугат үзәгеннән

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Яңалыклар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ