8 ноябрь 2026 яңалыклары
-
Республика мәгарифе ренессансы
Көнчыгыш педагогика институтының татар һәм рус бүлекләрен үз эченә алган филология факультеты составында татар теле һәм әдәбияты кафедрасы 1926 елда оештырыла, димәк, аңа да быел 100 ел тула. Узган гасырның соңгы чиреге һәм яңасының беренче унъеллыгы кафедра галим-методистларының фәнни һәм методик юнәлешләрдә зур нәтиҗәләр күрсәтеп эшләве белән аерылып тора. Республикабызның мәгарифе тарихында әлеге чорны чын мәгънәсендә Ренессанс – Яңарыш, яңа сулыш алу еллары булды дип тә санарга мөмкин.




