6 май 2026 яңалыклары
-
Балалар бакчасында Бөек Җиңүгә багышланган чара үтте
Дәрвишләр бистәсендә урнашкан 298 нче балалар бакчасында Бөек Җиңүгә багышланган чара узды.
-
«Йөрәкләр елъязмасы. Җиңү музыкасы» акциясе башланды
27 апрельдән 27 майга кадәр «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» ведомствоара мәдәни-белем бирү проекты кысаларында Бөтенроссия «Йөрәкләр елъязмасы. Җиңү музыкасы» патриотик акциясе уза. Быел чара Бөек Ватан сугышы турындагы легендар көйләр һәм җырларга багышлана.
-
Мәгариф оешмаларында «Үлемсез полк: Геройлар безнең янәшәдә» Бөтенроссия акциясе узачак
«Үлемсез полк: Геройлар безнең янәшәдә» Бөтенроссия акциясе 7-8 май көннәрендә илнең барлык төбәкләрендә һәм Байконур шәһәрендәге балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә узачак. Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган. Аны Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә Россия балалар-яшүсмерләр үзәге оештыра.
-
Яшь язучылар мәктәбе
5 майда «Яңа исем» иҗат лабораториясе әгъзалары өчен Россия ислам институтында түгәрәк өстәл оештырылды. Очрашуның темасы «Язучы, шагыйрьләрнең әсәрләрендә дини мотивлар» дип билгеләнеп, борчыган актуаль сорауларны уртага салып сөйләшүгә корылган иде. Түгәрәк өстәлдә фикер алышу, каләм ияләренә киңәшләрен бирү өчен, галимнәр һәм мөгаллимнәр, язучылар чакырулы иде. Барлык катнашучыларны Россия ислам институтының фәнни эшләр буенча проректоры, филология фәннәре кандидаты, доцент Рафис Закиров сәламләде.




