27 апрель 2026 яңалыклары
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Талпан тешли башлады
Быел Татарстанда талпан тешләү очраклары узган ел белән чагыштырганда 3,5 тапкырга кимрәк, дип белдерде апрель аенда Татарстанда санитар-эпидемиологик хәл турында матбугат конференциясендә Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина. Аның сүзләренчә, агымдагы елның 26 апреленә талпан тешләү сәбәпле медицина оешмаларына мөрәҗәгать иткән татарстанлылар саны ‒ 437, узган ел исә әлеге вакытка шундый 1548 очрак теркәлгән булган.
-
Россия мәктәп укучылары биология буенча Халыкара олимпиадада 4 алтын медаль яулады
Үзбәкстанның Нәманган шәһәрендә биология буенча Әбүгалисина (Авиценна) исемендәге 2 нче Халыкара мәктәп укучылары олимпиадасына йомгак ясалды.
-
«Сәләтле бәләкәч» фестиваленә нәтиҗәләр ясалды
Казанның Совет районында «Сәләтле бәләкәч» фестиваленә нәтиҗәләр ясалды.
-
Туган тел олимпиадасына йомгак ясалды
24 апрель көнне «Гаилә һәм мәктәп» журналы КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән берлектә мәктәп укучылары өчен оештырган Туган тел олимпиадасына нәтиҗәләр ясады.
-
2026 елда Габлулла Тукай премиясе лауреатлары билгеле
2026 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булдылар:




