8 гыйнвар 2026 яңалыклары
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
2025 елның популяр исемнәре
2025 елда Әминә һәм Әмир Татарстанда яңа туган балалар арасында иң киң таралган исемнәр.
-
Гаффар дигән нәсел бар
Татар дөньясында Гаффаровлар – шактый абруй казанган нәсел. Балык Бистәсе районының Әшнәк авылында туып үскән каләм ияләре династиясе. Әхәт Гаффар – танылган прозаик, драматург. Рәкыйп Гаффар – гомере буе «Татарстан» радиосында эшләгән журналист. Төпчекләре Ринат Гаффар – шулай ук Язучылар берлеге әгъзасы. Һәрберсе – кызыклы шәхес. Язучы Әхәт Гаффар белән галим Фәридә Гаффарованың кызлары Сөмбел Гаффарова үзенең нәсел тарихы, якыннары һәм гаиләләрендәге күркәм гадәтләр белән таныштыра.
-
Робот-томограф уйлап тапканнар
Иннополис Университетының Сәнәгать робототехника үсеше үзәге белгечләре робот-томограф уйлап тапкан.
-
Фәнне популярлаштыручылар өчен конкурс
2026 елның 1 мартына кадәр Фән һәм технологияләр унъеллыгы планын гамәлгә ашыру кысаларында «Беләсеңме? Өйрәт!» конкурсына гаризалар кабул ителә.




