2 гыйнвар 2026 яңалыклары
-
Авылга береккән мөгаллим
Җаны-тәне белән авылга береккән кешеләр бар. Татарстанның халык укытучысы Мәсхүт Гарифҗанов – шундыйларның берсе. Арча педагогия училищесын тәмамлап, читтәрәк булган мәктәптә эшли башлагач та, туган авылыннан аерылмый ул. Кулында дипломы булса да, хәзерге кебек мәктәптә көтеп торучы булмаган аны. Үз юлын үзе ярып баручы авыл мөгаллиме шундый була торгандыр шул.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Кышкы «Күрше» бәйрәме
Быел кыш «Күрше» фестивале кысаларында 200 дән артык яңа ел чарасы узачак. Фестивальнең өч атнасында 60 мең кеше катнашырга өлгергән инде, аларның 27 проценты – татарстанлылар. Моннан тыш, проект Россиянең 51 төбәгеннән килгән кунакларны да колачлаган.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Кышкы каникуллар – салкын саф һавада уйнар вакыт! Кышкы уеннарны барлыйк, әйдәгез, урамга!
1. «Кар кызы» уены Уенчылар бер мәйданга җыела, арадан берсе – «Кар кызы» итеп билгеләнә. Ул мәйдан буенча йөгереп киткән уенчыларны куып тотарга тиеш. «Кар кызы» кемгә кагыла, шул «боз»га әйләнә һәм баскан урынында туктап кала.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Кышкы яллар әкияти мизгелләр бүләк итә
Кышкы каникулда Татарстан мәдәният учреждениеләре Яңа ел мәдәни программасын кызыклы итеп әзерләде. Республикада гадәттәгечә Яңа ел бәйрәмнәрендә күпсанлы чаралар планлаштырылган. Программада яшьләр, өлкәннәр һәм өлкән буын кешеләре өчен күңел ачу мизгелләре шактый күп. Яңа ел каникулын чын гаилә бәйрәмнәре итеп оештырырга мөмкин булачак.




