Логотип Магариф уку
Цитата:

Кышкы каникуллар – салкын саф һавада уйнар вакыт! Кышкы уеннарны барлыйк, әйдәгез, урамга!

1. «Кар кызы» уены Уенчылар бер мәйданга җыела, арадан берсе – «Кар кызы» итеп билгеләнә. Ул мәйдан буенча йөгереп киткән уенчыларны куып тотарга тиеш. «Кар кызы» кемгә кагыла, шул «боз»га әйләнә һәм баскан урынында туктап кала.

2. «Карлы карусель» уены
Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәк ясыйлар. Олы кешене сигналы буенча алар башта әкрен генә, аннары тизрәк әйләнә, ахырдан йөгереп үк әйлнә башлыйлар. Берничә тапкыр әйләнгәннән соң,  алып баручы: «Җил юнәлеше үзгәрде, кар бөртекләре икенче якка әйләнә» дигәч, карусельдагылар туктый, аннары уенны дәвам итәләр. 

 3. «Бозлы һәйкәлләр» уены
Кар йомарламын кулга ук атарга һәм алып баручыны яхшылап тыңларга кирәк.
Уенчылар түгәрәк буенча басалар һәм бер-берсенә кар йомарламнарын аталар. Кем тота алмый, шул җәза ала: уенны бер аякта басып торган килеш дәвам итә. Шул халәттә кар йомарламын тота аласа, җәза үтәлгән булып санала һәм уенчы ике аягына баса. Икенче тапкыр карны тота алмаса, бер тезенә баса. Өченче тапкыр җиңелсә, ике тезенә баса. Шул килеш кар комарламын тота алса, барлык җәзалар да кичерелә. Җиңелсә, уеннан чыгып китә.  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ