17 ноябрь 2025 яңалыклары
-
Мәгариф хезмәткәрләренең яңа бинасы төзелә
Казанның Подлужная урамында төзелә торган Мәгариф хезмәткәрләре йорты тулысынча инженерлык челтәрләре белән тәэмин ителгән: җылылык, электр тоташтырылган, канализация, тышкы су челтәрләре көйләнгән, газ кертелгән һәм тышкы яктан яктырту җайланмалары урнаштырылган, дип хәбәр итә Казан мэриясе.
-
Эмоциональ белем буенча Бөтенроссия укулары узды
13-14 ноябрьдә Татарстан Республикасы делегациясе Томск шәһәрендә узган «Эмоциональ белем бирү. Киләчәккә караш» I Бөтенроссия укуларында катнашты. Бирегә Россиянең 17 төбәгеннән педагогик хезмәткәрләр һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләре җыелды, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.




