Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәгариф хезмәткәрләренең яңа бинасы төзелә

Казанның Подлужная урамында төзелә торган Мәгариф хезмәткәрләре йорты тулысынча инженерлык челтәрләре белән тәэмин ителгән: җылылык, электр тоташтырылган, канализация, тышкы су челтәрләре көйләнгән, газ кертелгән һәм тышкы яктан яктырту җайланмалары урнаштырылган, дип хәбәр итә Казан мэриясе.

Шушы көннәрдә төзүчеләр бинаның эчке эшләрен башлап җибәрәчәк.

Яңа объект тәҗрибә уртаклашу һәм педагогларның һөнәри осталыгын арттыру буенча уникаль мәйданчык булачак. Анда конференц-зал, трансформер- актлар залы, педагоглар өчен иҗади лабораторияләр, студияләр һәм төрле эш зоналары урнаштырылачак. Биредә чаралар, очрашулар, мастер-класслар һәм башкалар узачак.

Бинада профессиональ интерактив панельләр, LED-экраннар, заманча тавыш, яктылык һәм видеоконференцэлемтә системалары урнаштырылачак. 

Фото: Казан мэриясе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ