13 ноябрь 2025 яңалыклары
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
«Татарча диктант»та катнашучылар Каюм Насыйри һәм Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләреннән өзекне язачак
14 ноябрь көнне X «Татарча диктант» дөньякүләм акциясе старт ала. 15 ноябрь көнне Россия төбәкләрендә яшәүчеләр язса, ә 16 ноябрьдә — чит илләрдә яшәүчеләр.
-
«2025 ел татарлары» «Миллиард.Татар» рейтингы җиңүчеләре шорт-листы билгеле
«Миллиард.Татар» басмасының «Ел татарлары» еллык рейтингында тавыш бирү нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеле булды, дип хәбәр иттеләр матбугат конференциясендә.
-
«Апуш» студиясе Мәскәүдән җиңү белән кайтты
9-12 ноябрь көннәрендә «Апуш» татар балалар театр студиясе Мәскәү шәһәрендә узган V Бөтенроссия «Свободное пространство» театраль фестиваль-лабораториясендә катнашып, I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Бу хакта Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге хәбәр итә.
-
«Укытучыңны котла, без бүләклибез!» – «Мәгариф» журналы Актанышта
12 ноябрьдә «Мәгариф» журналы редакциясе Актаныш якларында сәфәрдә булып кайтты.
-
Бүләккә – мендәр!
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларына язылып, затлы бүләккә ия буласыгыз киләме? Без бүген журналларыбызга язылучылар арасында «Бүләккә – мендәр!» акциясен игълан итәбез.
-
«Татарча диктант» акциясе старт ала
«Татарча диктант» акциясе 10 нчы тапкыр үткәрелә.




