Логотип Магариф уку
Цитата:

«2025 ел татарлары» «Миллиард.Татар» рейтингы җиңүчеләре шорт-листы билгеле

«Миллиард.Татар» басмасының «Ел татарлары» еллык рейтингында тавыш бирү нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеле булды, дип хәбәр иттеләр матбугат конференциясендә.

Тавыш бирү 12 сентябрьдә башланып,  12 ноябрь 23:59 да «ВКонтакте» һәм Telegram социаль челтәрләрендә тәмамланды.

 

— Татарстанлыларның күпчелеге татар мәдәниятен популярлаштырылган проектлар булдыра. Алар — үз тарихын, халыкның гореф-гадәтләрен, милли ашларын, киемнәрен, музыкасын чын күңелдән яратучы кешеләр, – дип сөйләде «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков. 

Аның сүзләренчә, рейтингның бурычы — катнашучыларның эшләрен күрсәтү һәм мәдәнияткә кызыксыну уяту.

«2025 ел татарлары» «Миллиард.Татар» рейтингы җиңүчеләре шорт-листы:

1. Ринат Фәхретдинов — UFC лигасында беренче татар көрәшчесе.

2. Мөнир хәзрәт Якупов — Кукмара районы Мәчкәрә авылындагы мәчетнең имам-хатыйбы.

3. Наил Йосыпов — Сызрань шәһәренең «Туган тел» татар мәдәни үзәге җитәкчесе. 

4.  Халидә Кирамова — Төмән шәһәренең 52 нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

5. Резеда Әһлиуллова – Tatar ornament ювелир бизәнү әйберләре бренды авторы.

6. Солтан Салиев — дизайнер.

7. Рамилә Сәхәбетдинова — «ШАЯН ТВ» телеканалының башкарма директоры һәм баш мөхәррире.

8. Фирдүсә Әюпова — Чаллыдагы Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат директоры. 

9. Виталий Бәдретдинов — Чиләбе татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе.

10. Андрей Алексеев — Сочидагы «Рәхәт» татар җәмгыятенә нигез салучы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Яңалыклар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ