29 август 2025 яңалыклары
-
Музейларга бушлай керү көне!
Айның беренче сишәмбесе – 2 нче сентябрь көнне – Татарстан Республикасы Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай керергә мөмкин!
-
«Мөһим сөйләшүләр» дәресләр циклының яңа темалары билгеле
2025/2026 уку елына «Мөһим сөйләшүләр» дәресләр циклының яңа темаларын проект сайтында бастырдылар.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Россия Мәгариф министрлыгы мәктәптә уку көне озынлыгын билгеләде
Россия мәктәпләре өчен уку көне озынлыгына бәйле режим билгеләнде. Мәктәпләрдә укулар иртәнге 8 дән дә иртәрәк башланмаска һәм ике сменалы мәктәпләрдә 19 сәгатьтән дә соңрак бетмәскә тиеш. Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгы документына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Мәгариф министрлыгы өй эшен әзерләү вакытын билгеләде
РФ Мәгариф министрлыгы мәктәп укучылары өчен өй эшләрен әзерләү өчен вакыт нормалары билгеләде, дип белдерде ведомство башлыгы Сергей Кравцов.
-
Сергей Кравцов мәктәп формасы тарихына багышланган күргәзмә ачылышында катнашты
28 августта Мәскәү Дәүләт универсаль кибетендә «Мәктәп формасы тарихы (1900–2025)» күргәзмәсе ачылды. 1 нче сызыкта урнаштырылган стендлар белән РФ мәгариф министры Сергей Кравцов танышты.