12 август 2025 яңалыклары
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Мәскәүдә Татарстан Республикасының мәдәният көннәре
15-21 август көннәрендә Мәскәүдә Татарстан Республикасының традицион мәдәният көннәре узачак. Оештыручылар - Республиканың Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге, ТР Мәдәният министрлыгы. Чаралар «Татаркино» дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе, «Иллюзион» кинотеатры, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Мәскәү шәһәренең Төбәк татар милли-мәдәни автономиясе, «Татмедиа» АҖ, Татарстан Язучылар берлеге, Татарстан китап нәшрияты ярдәмендә үткәрелә.
-
Авыл укытучыларын зур бүләкләр көтә
«Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Лаеш районы Имәнкискә урта мәктәбе белән берлектә «Авыл укытучысы – 2025» бәйгесен игълан иткән иде. Бүген, 12 август, аның I турына нәтиҗәләр ясалды. Барлыгы конкурска быел 100 дән артык эш килде. Жюри шулардан 48 конкурсантны II турга катнашу өчен сайлап алды.
-
Студентларның стипендиясе артамы?
Татарстанда бакалавриат, магистратура һәм белгечлек программалары буенча укучы студентларның стипендиясе 2 263 сум тәшкил итәргә мөмкин. Бу ставка 2026 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булачак. Татарстан Министрлар Кабинетының әлеге карары ришвәтчелеккә каршы экспертиза уза, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
-
2025/26 уку елы графигы оештыру буенча тәкъдимнәр билгеле
Россия Мәгариф министрлыгы РФ субъектларына 2025/26 уку елы графигы оештыру буенча тәкъдимнәр җибәрде.
-
Биектауда балалар сәнгать мәктәбе ачылды
Биектау тимер юл станциясе бистәсендә татарның данлыклы композиторы Рөстәм Яхин исемендәге балалар сәнгать мәктәбе ачылды. Тантанада Р.Яхинның атаклы «Туган ягым» романсы яңгырап торды.