Биектауда балалар сәнгать мәктәбе ачылды
Биектау тимер юл станциясе бистәсендә татарның данлыклы композиторы Рөстәм Яхин исемендәге балалар сәнгать мәктәбе ачылды. Тантанада Р.Яхинның атаклы «Туган ягым» романсы яңгырап торды.
Мәктәпнең мәйданы 1,5 мең квадрат метрдан артык. Яңа уку йортында сәнгать һәм музыка өлкәсендә белем алу өчен барлык шартлар да тудырылган, ди белгечләр. Барлык сыйныфлар һәм бүлмәләр махсус җиһазлар һәм музыка кораллары белән тәэмин ителгән.
Моннан тыш, яңа сәнгать мәктәбе территориясендә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе дә оештырылды. Акция уңаеннан 300 дән артык беренче сыйныф укучыларына барлык мәктәп кирәк-яраклары тулган букчалар таратылды.
Комментарийлар