24 июль 2025 яңалыклары
-
Арчада «Татарча җәй»
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә оештырылган “ТатАрча җәй” лагере быел да үз эшен дәвам итә. Лагерь Арча педагогика көллияте базасында эшли. Биредә ел саен Россиянең төбәкләреннән һәм Татарстаннан килгән 200 ләп бала ял итә.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Дөбьязда да котыруга чик куелды
Биектау районы Дөбьяз авылында котыру авыруы барлыгы ачыкланган.
-
Резеда Исмәгыйлева: «Тәрбия һәм белем бирү процессының тигезлеген саклау кирәк
Түбән Кама районы – бай тарихлы, үз традицияләре һәм хезмәт сөючән халкы булган территория. Милли мәгариф, халкыбыз мирасын яшь буынга җиткерү өлкәсендә дә эшчәнлекләре күзгә күренеп тора. «Туган телләргә өйрәтүне тәрбия эшеннән берничек тә аерып карап булмый», – ди Түбән Кама районы мәгариф идарәсенең милли эшләр буенча методисты Резеда Раиф кызы Исмәгыйлева. Мәгариф системасына башлангыч сыйныф укытучысы буларак кереп киткән, соңрак яңадан әзерлек үтеп татар теле һәм әдәбияты мөгаллиме буларак Түбән Кама шәһәрендә 16 ел хезмәт куйган, шулай ук директор урынбасары вазифаларын да башкарган, инде 11 елдан артык мәгариф идарәсендә эшләүче Резеда ханым өчен һәр укытучының борчулары да, проблемалары да яхшы таныш. Аның белән Түбән Кама районында мәгариф өлкәсендәге уңышлар һәм хәл итәсе мәсьәләләр хакында да бәйнә-бәйнә сөйләштек.
-
Татарстан укучысы Халыкара олимпиадада катнаша
Татарстан укучысы Гыймран Абдуллин Боливиядә узачак информатика буенча Халыкара олимпиадада катнаша.
-
Казанда татарча кич утырырга чакыралар
25 июль көнне 19:00 сəгатьтə Салих Сəйдəшев музее ишегалдында ачык һавада татар кичəсе оештырыла. Чара – тере музыка, бию һəм дусларча аралашу мохитен яратучылар өчен җылы очрашу, дип хәбәр итә оештыручылар.




