«Авыл укытучысы» бәйгесе финалы Имәнкискә урта мәктәбендә узачак
Шушы көннәрдә «Авыл укытучысы / Авыл тәрбиячесе –2025» конкурсының II турына йомгак ясалды. Жюри нәтиҗәләре буенча 8 укытучы һәм 4 тәрбияче финалда чыгыш ясаячак.
Алда финалистларны яңа сынаулар һәм мәртәбәле бүләкләр көтә. Алар бу юлы ачык дәрес, шөгыльләре белән абруйлы жюри алдында чыгыш ясаячаклар.
Конкурсның йомгаклау этабы 26 сентябрь көнне Лаеш районы Имәнкискә урта мәктәбендә һәм «Карлыгач» балалар бакчасында узачак.
Фото мәктәп архивыннан
Комментарийлар