Әдилә БОРҺАНОВА автор яңалыклары
-
Киберкуркынычсызлык
Фишинг, дипфейк, нейроннар челтәре – бу сүзләр ясалма интеллект дөньясыннан. Моннан 15–20 ел элек алар безне аптырашта калдырса, хәзер төрле өлкәдә отышлы гына кулланырга да өйрәнделәр. Ясалма акыл ияләре бүген күпчелек кешенең өендә яши. «Алисә» тавыш ярдәмчесе – шуларның берсе. Заман шаукымын олысы-кечесе тырышып үзләштергән мәлдә, баланы ясалма акылдан якларга да өйрәник.
-
Студент әтиләргә түләү
Мәскәү депутатлары студент әтиләргә ай саен 22 400 сум акча түләргә тәкъдим итә.
-
Яшь гаиләләр өчен түләүсез бала караучылар
Социаль ярдәм агымдагы елның 1 маеннан гамәлгә керергә тиеш. Әмма аңа һәркем дәгъва белдерә алмаячак.
-
Мәктәпләр һәм студентлар үзидарәсе активистларының профильле сменасы
2–8 октябрь көннәрендә «Добрый» балаларны сәламәтләндерү лагере базасында «Даешь новый курс» Республика мәктәпләре һәм студентлары үзидарәсе активистларының профильле сменасы узды.
-
Студентлар гаилә кора
Россиядә гаилә коручы студентлар саны елдан-ел арта бара. Бер яктан, бу илдәге социаль үзгәрешләр турында сөйләсә, икенче яктан, студент гаиләләренә дәүләт тарафыннан аеруча игътибар кирәклеген искәртә.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Һөнәри бәйрәмнәре
Казан мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов өстәмә белем бирү педагогларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
-
Премьера! «Мин – җан – туфрак»
12 октябрь көнне «Чулпан» мәдәният үзәге сәхнәсендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган «Мин – җан – туфрак» музыкаль спектакле премьерасы куелачак.
-
Мактаулы профессор исеме бирелде
КФУ профессоры Әлфия Шәүкәт кызы Йосыповага Бохара дәүләт университетының Мактаулы профессоры исеме бирелде.
-
Сәләтле балалар – республика киләчәге
Бүген Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында «Талантлар белән стратегик идарә итү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
-
167 мең бала ял иткән
Бүген социаль сәясәт комитеты утырышында балаларның ялы һәм сәламәтләндерү чаралары буенча җәйге кампаниягә йомгак ясалды. 2025 елда республика буенча 167 мең бала ял иткәнлеге билгеләп үтелде. Моннан тыш, депутатлар халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү, «Хезмәт ветераны» исемен бирү тәртибе һәм шартлары турында республика законнарына үзгәрешләр кертүгә кагылышлы закон проектларын карадылар.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Йөгерү – заман тренды
Йөгерү – спортчылар арасында гына түгел, халык арасында да шактый популяр спорт төре. Иртән, көндез, кич – аеруча шәһәр урамнарында, парк аллеялары буйлап салмак кына йөгереп үтүчеләрне күрергә мөмкин. Бу спортны хәтта замана тренды дип тә атыйлар. Үзе чыгымсыз, үзе файдалы, вакытка бәйләнмәгән, иң кирәге – нибары теләк.
-
Гөмбә җыябыз!
Чиләкләребезне җәйнең эре-эре җиләкләре белән тутырдык, инде чират – гөмбәгә! Гөмбә артыннан кызыклы сәяхәт кызганыч хәлгә әйләнмәсен өчен, тәҗрибәле гөмбәчеләр һәм белгечләрдән файдалы киңәшләрне саклап куегыз.
-
Җәйге чаңгы
Чаңгыроллерлар – чаңгы спортының җәйге төре. Аны тәгәрмәчле яки җәйге чаңгы дип тә атыйлар. Соңгы елларда безнең җирлектә таныла башлаган бу спортның үз нечкәлекләре бар.
-
Флорбол
Урамда кәшәкә белән туп чөеп уйнаучыларны күрсәгез, гаҗәпләнмәгез. Бу уен футбол да, хоккей да түгел. Бу – флорбол! Чагыштырмача яңа спорт төре бездә дә тиз арада шактый танылу алды.
-
Ишегалды уеннары – табигый нейрокоррекция
Төн җитмичә өйгә кертми торган ишегалды уеннарын кем генә хәтерләми икән! Бүген исә шул уеннарны уйнатам дип, баланы түләүле нейролагерьларга йөртергә туры килә. Замана белгечләре безнең балачак уеннарын бала тәрбияләүдә куллана. Файдалы ишегалды уеннарын нейропсихолог Эльвира Маслахова белән барлыйбыз.




