Россия мәгърифәт министрына сорау
Бөтенроссия ата-аналар җыелышы алдыннан «МАКС» милли мессенджерында «Министрга ата-аналар соравы» («Родительский вопрос министру») чат-боты эшли башлады.
Россия төбәкләреннән ата-аналар Россия Федерациясе мәгърифәт министры Сергей Кравцовка балаларны укыту һәм тәрбияләү, мәгариф системасын үстерү һәм гаиләләр өчен башка актуаль темалар буенча сорауларын юллый ала.
Бу сораулар Бөтенроссия ата-аналар җыелышында Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы белән ачык әңгәмәнең нигезе булачак. Җыелыш 8 сентябрьдә сәгать 11:00 дә II Бөтенроссия ата-аналар комитетлары һәм берләшмәләре съезды кысаларында уза һәм бөтен илдән ата-аналар җәмәгатьчелеге вәкилләрен берләштерәчәк.
Сергей Кравцовка сорауны «МАКС» мессенджерындагы «Министрга ата-аналар соравы» чат-боты аша бирергә мөмкин.
Ата-аналар үзләрен борчыган темалар турында сөйли, тәкъдимнәре белән уртаклаша һәм турыдан-туры ведомство башлыгы белән фикер алышырга теләгән сорауларны билгели ала.
Мәгълүмат ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы рәсми сайтыннан алынды.





Комментарийлар