Мәгариф автор яңалыклары
-
Татарстан – мәктәпләрдә капиталь ремонтлауны тулысынча башкарган төбәкләр арасында
Татарстан мәктәпләрдә капиталь ремонтлау эшләрен тулысынча башкарган төбәкләр исемлегенә кергән.
-
УЯВ
Уяв – чуваш халкының борынгы игенчелек культурасы белән бәйле бәйрәме. Май азагыннан алып июль уртасына кадәр үткәрелә, димәк, айдан артык дәвам итә. Уявның соңгы көненә якынлашканда (ә бу – июль аеның якынча уникенче көне, җир өлгермәгән һәм аны борчырга ярамый дип саналган чор), басуда эшләү тыелган. Барысы да бу вакытта төрле уеннар уйнаган, ял иткән.
-
Казанда «Каз өмәсе» үтәчәк
21 декабрь көнне Казанның “Туган авылым” комплексында “Каз өмәсе” ярминкәсе узачак.
-
Казанда хәйрия мәктәп ярминкәсе узачак
19 декабрьдә Казанда традицион хәйрия мәктәп ярминкәсе узачак. Биредә республиканың 29 мәктәбеннән 120 яшь эшкуар – «Мәктәп бизнес-старты» проекты катнашучылары – үз продукциясен тәкъдим итәчәк.
-
Казанда җәмәгать транспортында йөрү бәясе 45 сумга җитәргә мөмкин
2025 елда Казанда җәмәгать транспортында йөрү бәясе 45 сумга җитәргә мөмкин. Акчалата түләгәндә билет бәясе 45 сумны, ә банк картасын кулланганда 43 сумны тәшкил итәргә мөмкин, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
-
Иннополиста «Робототехника: индустриядә старт» форумы узачак
19 декабрьдә Россия ИТ-югары уку йортында 9–11 нче сыйныф укучылары һәм студентлар арасында робототехниканы популярлаштыру чарасы узачак.
-
Мәктәп режимына күчү
Җәйге каникулдан соң уку чорына күнегү процессы җырларда гына бәхетле була шул. Ирекле җәйдән соң кире мәктәпкә кайту бала өчен зур стресс (укытучы өчен дә дип өстәп куясы килә). Бу этапны бала өчен ничек җиңеләйтергә? Шул сорауга багышланган биш киңәш.
-
Төнге Сабантуй
Россия халыкларының милли традицияләре циклын дәвам итеп, без керәшен халкында сакланган иң матур бәйрәмнәрнең берсенә якынлаштык. Июль ае керде, димәк, зарыгып көтелгән Питрау бәйрәме дә килеп җитәчәк. Шуның белән Татарстан Республикасында традицион халык бәйрәмнәренең җәйге циклы тәмам булачак. Быел Питрау 13 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында уза.
-
Үзебезнең Европа
Күпләр җәйге ял вакытында диңгез юнәлешен сайлый. Тәүлек дәвамында ашау, диңгез дулкыннары кызыктырадыр аларны. Без исә һәрвакыттагыча стандарт булмаган юнәлешләр, сәяхәт сайлыйбыз. Сезгә дә шуны киңәш итәбез. Чөнки һәр сәяхәт ял гына түгел, дәрес, тәрбия дә булырга тиеш.
-
«Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының 2024 ел сезоны җиңүчесенә 200 мең сум тапшыралачак
Жиңү өчен биш команда ярышачак.
-
Казанлыларга «Бала, гаджетлар һәм ата-аналар. Кем җиңәр?» лекциясен укыячаклар
15 декабрьдә 12:00 сәгатьтә Республика клиник наркология диспансерында «Бала, гаджетлар һәм ата-аналар. Кем җиңәр?» дигән лекцияне укыячаклар. Психолог смартфоннар, планшетлар һәм башка «акыллы» җайланмаларның балаларга һәм ата-аналарга ничек йогынты ясавын сөйләячәк.
-
Илдәге беренче үзмәшгульләр фестивале Казанда узачак
18 декабрь Б.Рәмиев исемендәге ИТ-паркта «Үзмәшгуль Fest» фестивале узачак. Ул Россиядә үзмәшгульләр өчен беренче масштаблы бушлай фестиваль, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.
-
Мордваларда – Балтай бәйрәме
Без Россия халыкларының гореф-гадәтләренә багышланган мәкаләләр циклын дәвам итәбез. Бу юлы укучыларыбыз өчен мордва халкының милли бәйрәме – Балтай турында язма әзерләдек. Кемнәр соң ул мордвалар? Мордвалар, башлыча, Мордовия Республикасында, Башкортстанда һәм Татарстанда яшәүче фин-угор халкы. Алар, нигездә, православие динен тота, ләкин хәзер дә алар арасында кайбер мәҗүси ышанулар, ырымнар һәм йолалар бар.
-
Казанда гаилә институтын ныгыту өчен 300 гә якын чара оештырылды
Казанда ел башыннан гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән 300 гә якын чара уздырылган, дип хәбәр итә Казан мэриясе.
-
Бер ел эчендә Казанда 1036 күп балалы гаилә бушлай җир алган
Ел башыннан бирле 1036 күп балалы гаилә бушлай җир алды, тагын 200 е мәйдан сайлау комиссиясенә чакырулы.