ЯҢАЛЫКЛАР
-
Мәктәпләрдә түләүсез кайнар ризыкның норматив чыгымнары арттырылды
Татарстан Хөкүмәте башлангыч мәктәп укучылары өчен бушлай кайнар ризык белән тәэмин итүнең чыгымнар нормативларын 2025 елга арттырды. Карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
«Мин татарча сөйләшәм» акциясе концепциясе «Күбәләк эффекты» төшенчәсенә нигезләнәчәк
26 апрель көнендә Г.Камал театрының яңа бинасы мәйданында «Мин татарча сөйләшәм» акциясе үтәчәк. Быел аның юбилей елы – 20 нче тапкыр узачак.
-
«Шагыйрьләр vs Ясалма фәһем» баттлы узачак
22 апрель 18:00 сәгатьтә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Кече залында«Шагыйрьләр vs Ясалма фәһем» дип исемләнгән поэтик чара-баттлы узачак.
-
Шигърият бәйрәме Кабан күле буенда узачак
Шигърият бәйрәме быел Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасы янында узачак. Шактый гына бәхәсләр, каршы фикерләр яңгыраса да, Габдулла Тукайның туган көнендә оештырыла торган Шигырь бәйрәме М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры яныннан күчерелә.
-
Насыйри елы дәвам итә
Татарның бөек мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның 200 еллыгы уңаеннан ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтында «Каюм Насыйри: иллюстрацияле персональ энциклопедия»сен, «Каюм Насыйри: биобиблиографик күрсәткеч»ен тәкъдим иттеләр.
-
«Мин татарча сөйләшәм» акциясенең юбилей елы яңалыклары һәм программа!
Чараны 3 буын вәкилләре алып барачак.
-
«Казан Квиз» интеллектуаль уены узачак
Уен берничә этаптан тора.
-
Төп дәүләт имтиханының вакытыннан алда тапшыру этабы башлана
Татарстан Республикасында 22 апрельдән төп гомуми белемнең уку-укыту программалары (ГИА-9) буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыруның вакытыннан алдан тапшыру чоры башлана. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.
-
«Студентлар Телевизион Эфиры» – 2025» җиңүчеләре исемнәре билгеле булды
Казанда XI «Студентлар Телевизион Эфиры» («Студенческий ТЭФИ») Бөтенроссия конкурсының өченче көне узды. КФУның төп бинасында 300 студент һәм мөгаллим җыелды.
-
Каюм Насыйри һәм Ризаэддин Фәхреддин исемендәге премияләрне тапшырдылар
Татар теле һәм әдәбиятыннан ХII Халыкара олимпиаданың бүләкләү тантанасында Каюм Насыйри һәм Ризаэддин Фәхреддин исемендәге республика премияләре ияләрен дә бүләкләделәр.
-
Марсель Әхмәтҗанов вафат булган
ТРның атказанган фән эшлеклесе, танылган археограф, әдәбият белгече, филология фәннәре докторы Марсель Ибраһим улы Әхмәтҗанов вафат булган.
-
«БДИ – ул җиңел!» онлайн-марафоны башлана
21–25 апрель көннәрендә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт чыгарылыш сыйныф укучыларына БДИга әзерләнергә ярдәм итү максатыннан «БДИ – ул җиңел!» (ЕГЭ – это про100!) онлайн-марафонын уздырачак.
-
“Куркынычсызлык синнән башлана” онлайн-олимпиада старт алды
2025 елның 15 апрелендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм 1–11 нче сыйныф укучылары өчен “Куркынычсызлык синнән башлана” Бөтенроссия онлайн-олимпиадасы старт алды.
-
Татар теле һәм әдәбиятыннан XII Халыкара олимпиада җиңүчеләре билгеле
Быел олимпиада Россиянең 28 төбәгеннән 500 дән артык укучы һәм Казахстан, Төркия, Кыргызстан һәм Азәрбайҗан командаларын үзенә җыйды.
-
Татарстан һәм СПбПУ мәгариф-фән өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтә
Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургка визиты вакытында ТР һәм Санкт-Петербургның Бөек Петр политехника университеты (СПбПУ) арасында хезмәттәшлек турында килешүләр имзалау тантанасында катнашты.