ЯҢАЛЫКЛАР
-
Казан энергетика университетында ана һәм бала бүлмәсе ачылды
Казан дәүләт энергетика университеты Татарстанда югары уку йортлары арасында беренче булып үз корпусларының берсендә ана һәм бала бүлмәсен ачты. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгы хәбәр итә.
-
Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәс...
Бүгенге сабакларымда мин игътибарны татар халкының, гомумән, төрки дөньяның, мөселман өммәтенең күренекле вәкиле Ризаэддин бине Фәхреддин шәхесенә юнәлтмәкче булам.
-
Казанда Республика Яңа ел чыршысы узачак
25 декабрь көнне Казанның «Татнефть Арена» боз спорт сарае базасында Республика Яңа ел чыршысы узачак.
-
Зәйнең татар учагы
Зәй шәһәренә бераз гына шиклерәк уйлар белән килеп кергән идек. Башкаладан читтәрәк урнашкан төбәктә иркенләп татарча сөйләшүче яшьләрне дә очрата алмабыз кебек тоелды. Әмма ялгышканбыз икән. Зәйнең милләт сагында торучы уку йорты – Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясенә килеп кергәч үк күңелдәге шикләр эреп таралды. Инде 30 елдан артык эшләп килүче милли уку йорты бүген шәһәрнең йөзек кашына әверелгән дип әйтергә дә була. Яңа төзекләндерелгән мәктәпне карап, берникадәр сокланып йөргәннән соң, белем йортының директоры Марат Мөхәммәтханов белән Таҗетдин Ялчыгол, Аяз Гыйләҗев, Наил Дунай, Роберт Батулла, Мөдәррис Әгъләмов кебек талантларны биргән Зәй төбәге хакында да һәм, әлбәттә, гимназиянең бүгенге халәте, киләчәккә омтылышлары турында да бәйнә-бәйнә сөйләштек.
-
Татар театры көне белән
22 декабрь татар театры көне буларак билгеләп үтелә.
-
Роза Шәяхмәтова: «Педагогның һөнәри үсеше өчен шартлар тудырабыз»
Заман белән бергә педагогларга булган таләпләр дә үзгәрә бара. Укучының хөрмәтен яулау өчен бүгенге көн укытучысына алардан берничә адым алда атлау кирәк. Югары технологияләрне иярләгән дәвердә дәреслеккә, гади тактага, акбурга гына ябышып яту һич мөмкин түгел, әлбәттә, чөнки хәзер мөгаллимнәргә куллану өчен ресурслар күптөрле. Әкияттәге кебек юллар чатында кайсын сайларга белми аптырап калуың да ихтимал. Андый чакта укытучы һәм тәрбиячеләргә методистлар ярдәмгә килә. Бүген республикабыздагы методик бүлекләр ничек эшләп килә? ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге башлыгы, педагогика фәннәре кандидаты, доцент, Татарстанның атказанган укытучысы Роза Искәндәр кызы ШӘЯХМӘТОВА белән әнә шулар хакында сөйләштек.
-
Кәрим Тинчуринның тәлинкәсен Равил Шәрәфиев Тинчурин театрына тапшырды
Әлеге тарихи вакыйга «Хыялга бер адым» премьерасының беренче көнендә булды, дип хәбәр итә театр матбугат хезмәте.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Максатлары - ярдәм
2024 елда Татарстанның социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалары 53 меңлек сумлык грантлар алуга ирешкән. Әлеге грантлар республика гаиләләренә ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән. Бу хакта тормыш авырлыкларына дучар булган гаиләләрдә тискәре күренешләрне булдырмау максатыннан ата-аналарларга һәм балаларга ярдәм итү өлкәсендә эшчәнлек алып баручы социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар эшчәнлегенә багышланган матбугат конференциясе барышында Татарстанның Иҗтимагый палатасы рәисе, «Татарстан хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Зилә Вәлиева белдерде.
-
Илсур Һадиуллин: «Мәктәп ул – могҗиза!»
«Туфан самавыры» тапшырулар циклын башлап җибәрәбез. «Гаилә һәм мәктәп» редакциясе студиясендә оештырылачак туры эфир циклының тәүге кунагы – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры, Татарстанның атказанган укытучысы Илсур Гәрәй улы Һадиуллин. Октябрь аенда республиканың мәгариф узаманы (лидеры) 60 яшьлек юбилеен билгеләп уза. Һәрвакыт яшь, затлы, нәзәкатьле, шул ук вакытта аксакаллар күк зирәк фикер йөртүче министр журнал укучыларыбызга күңел халәтен ачты.
-
Казан мэрының исемле стипендиясенә кемнәр лаек булды?
19 декабрь көнне Ратушада 2024 ел нәтиҗәләре буенча Казан мэрының исемле стипендияләрен тапшыру тантанасы узды. Төрле казанышлар өчен бүләкләрне балалар музыка, сәнгать, хореография, спорт мәктәпләре укучылары, студентлар һәм аспирантлар алды. Бу хакта шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Рөстәм Миңнеханов Илсур Һадиуллинга мәктәп автобусларына сертификат тапшырды
19 декабрьдә Казанда «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең XIX еллык съезды узды. Чарада төбәкнең барлык муниципаль берәмлекләре вәкилләре катнашты.
-
Яңа ел бәйрәмнәрендә спектакльләр сериясе күрсәтәчәкләр
1 гыйнвардан 5 гыйнварга кадәр «Казан» гаилә үзәге янында урнашкан төп чыршы янында шәһәр халкы һәм кунаклары өчен Яңа ел спектакльләреннән торган программа күрсәтеләчәк.
-
Яңа ел якынлаша: бәйрәм көннәрендә Казан буйлап музыкаль фургон йөриячәк
Музыка һәм фотография яратучылар өчен яңа ел каникулларында сюрприз әзерләгәннәр. 1–5 гыйнварда Казан районнары буйлап музыкаль фургон йөриячәк.
-
Казанга 39 яңа троллейбус кайткан
Белоруссиядә җитештерелгән заманча шәһәр транспортында пассажирлар өчен шактый уңалыклар тудырылган: кондиционерлар, USB тоташтыргычлар, LED яктырту системасы, ишекләрендә махсус индекаторлы яктылык урнаштырылган.
-
Казандагы чыршы шәһәрчекләренең эш графигы билгеле
Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанда чыршы шәһәрчекләренең эш графигы билгеле булды. Бу хакта Казан башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов хәбәр итте.