80 яшь өстәмә белем бирү педагогларына 90 мең сум түләнәчәк
Татарстан Министрлар Кабинеты «Безнең яңа өстәмә белем бирү педагогы» түләве тәртибен раслады. Карар республика хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
Түләү ел саен 35 яшькә кадәрге 80 яшь белгечкә биреләчәк. Аңа Татарстанда яшәүче һәм муниципаль өстәмә белем бирү оешмаларында педагог яки укытучы булып эшләүчеләр дәгъва итә ала. Шарт – педагогик стаж 5 елдан артмаска тиеш.
Түләү күләме – 90 мең сум. Аның 40 мең сумы килешү төзелгәннән соң 10 эш көне эчендә, калган 50 мең сумы килешү төзелгән елдан соң киләсе елның 31 маена кадәр күчереләчәк.
Конкурста катнашучыларның югары яки урта һөнәри педагогик белеме булырга тиеш. Шулай ук укытыла торган фәнгә туры килгән белгечлек буенча белем алган яки тиешле юнәлештә өстәмә һөнәри белем үзләштергән кандидатлар да катнаша ала.
Түләү яшь белгечләргә ярдәм итү, заманча укыту алымнарын һәм үзенчәлекле педагогик тәҗрибәләрне куллануны хуплау максатыннан кертелә. Шулай ук яшь педагогларны балаларга өстәмә белем бирү сыйфатын үстерүгә һәм һөнәри бәйгеләрдә катнашуга җәлеп итү күздә тотыла.
Түләү алучылар конкурс нәтиҗәләре буенча сайлап алыначак. Кандидатлар норматив-хокукый, уку-методик һәм предмет өлкәсендәге белемнәрен тикшерү тестын һәм һөнәри-психологик әңгәмәне узачак.
Иң күп балл җыйган 80 катнашучы җиңүче дип танылачак. Баллар саны тигез булган очракта, соңгы карарны конкурс комиссиясе ачык тавыш бирү юлы белән кабул итә.





Комментарийлар