Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучы эшен нәрсә җиңеләйтә?

Сыйныф календаре, укучылар өчен биремнәр тактасы һәм цифрлы ярдәмче — укытучылар әлеге сервисларны үз эшендә кулланырга тели. Бу хакта Сферум платформасының VI Бөтенроссия сыйныф җитәкчеләре форумы кысаларында үткәргән сораштыруы күрсәтә.

Укытучыларның 29 проценты биремнәрне үтәү вакытын күрсәткән тактаны, 23 проценты уртак сыйныф календарен булдыру файдалы дип саный. Тагын 23 проценты хәбәрләр өчен әзер шаблоннар, 20 проценты укылмаган хәбәрләр турында автоматик белешмә алырга тели.

Цифрлы ярдәмчене укытучылар дәрес планнары әзерләү (20%), биремнәр һәм тестлар төзү (18%), ата-аналар өчен белдерүләр язу (14%) өчен кулланырга тели.

Сораштыру 2026 елның 30 сентябреннән 2 октябренә кадәр үткәрелде. Анда Россиянең 300 гә якын укытучысы катнашты.

Фото: нейрочелтәр

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ