Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Равил Бохараевны искә алалар

Габдулла Тукай әдәби музеенда 21 октябрьдә шагыйрь, прозаик, драматург, тәрҗемәче һәм журналист, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Бохараевның тууына 75 ел тулуга багышланган «Мин үземнең гасырны тойдым» дигән әдәби-музыкаль кичә оештырыла.

Г. Тукай әдәби музеенда Татарстанның иҗат интеллигенциясе вәкилләре белән очрашулар, татар мәдәнияте классиклары һәм Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары турындагы әдәби-музыкаль кичәләр еш уздырыла. Әлеге чара шагыйрь, тәрҗемәче Равил Бохараев (1951-2012) иҗатына багышлана, дип хәбәр итә ТР Милли музееның матбугат хезмәте.

Равил Бохараев 1951 елның 18 октябрендә Казанда туа. Казан университетының механика-математика факультетын һәм Мәскәү университетының теоретик кибернетика факультетының аспирантурасын тәмамлый. Шагыйрьнең әдәби юлы студент елларында ук башлана: аның беренче шигырьләр җыентыгы 1970 елларда чыга.

Р. Бохараев төрле телләрдә шигырь, проза, фәнни-тарихи һәм икътисад-сәяси тикшеренүләр буенча кырыктан артык китап яза. Шигырьләрен рус, татар, инглиз һәм венгр телләрендә иҗат итә. Үз әсәрләрен, шулай ук рус, татар һәм чит ил классик язучыларының һәм замандашларының әсәрләрен тәрҗемә итү белән шөгыльләнә.

Шагыйрь «Очсыз-кырыйсыз поезд» һәм «Казан карлары»  китаплары өчен 2006 елда Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Р. Бохараев төрле елларда Казандагы Габдулла Тукай әдәби музеенда уздырылган әдәби-музыкаль кичәләрдә чыгыш ясады, 2011 елда Мәскәүдә Пушкин Дәүләт музеенда оештырылган «Ашкынамын мәңгелеккә» күргәзмәсен ачуда катнашты. Ул Габдулла Тукай әсәрләрен рус һәм инглиз телләренә тәрҗемә итте. Аның «Вокруг Тукая (комментарии к любви)» дигән китабы шигърият сөючеләр арасында хәзер дә актуаль. Г. Тукай әдәби музее экспозициясендә Р. Бохараевның әсәрләре һәм аның турында язылган китаплар тәкъдим ителә.

Кичәдә Казанның танылган әдәбият белгече, Державин премиясе лауреаты, КФУ профессоры, «Вселенная Равиля Бухараева» монографиясе авторы Әлфия Галимуллина чыгыш ясаячак, «Әкият» Татар дәүләт академия курчак театры актерлары Р. Бохараев пьесасы буенча куелган «Апушның тылсымлы төшләре» спектакленнән өзек күрсәтәчәк.

Чарага студентлар һәм укытучылар, туган якны өйрәнүчеләр, экскурсовод-гидлар, әдәбият белгечләре – Равил Бохараевның талантын хөрмәт итүчеләр чакырыла.  

Фото: ТР Милли музее матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ