Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстаннан сигез студент Кытайга ясалма фәһемне өйрәнергә барачак

Татарстаннан сигез студент ясалма фәһем юнәлешләр буенча Кытай вузларында белем алачак.

Укулар ясалма интеллектны үстерүнең республика программасы кысаларында уза. Аның бер юнәлеше – әйдәп баручы чит ил мәгариф оешмаларында белгечләр әзерләү.  Татарстанда «Ясалма фәһем өлкәсендә алгарыш» гранты гамәлгә куелган. Республика бюджетыннан программага 100 млн сум бүлеп бирелгән. Грант акчасы уку, яшәү, туклану, иминиятләштерү һәм очуларны каплый. 

Уку тәмамлангач, грант алучылар Татарстанга кайтып,  кимендә өч ел дәүләт  республика предприятиеләрендә эшләргә тиеш.

Чит илләрдә белгечләр әзерләү 2026-2030 елларга Татарстанның ясалма интеллектын үстерү программасының бер өлеше булып тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ