Миллионнан артык татарстанлының иминият пенсияләре индексацияләнгән
Татарстанда 1 миллионнан артык граждан өчен иминият пенсияләре 7,3% ка индексацияләнгән. Нәтиҗәдә түләүләрнең уртача күләме 23 мең 777 сумга җитте, дип хәбәр иттеләр Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегендә.
Үзгәрешләр эшләүче пенсионерларга да кагыла, алар республикада 200 меңнән артык кеше. Алар өчен пенсиянең билгеләнгән күләменә карата арттыру каралган, анда хезмәт эшчәнлеге чорына кадәрге барлык индексацияләр исәпкә алынган.
Эшләүче пенсионер 2021 елдан 17 мең 425 сум күләмендә пенсия ала, әмма эш вакытында үткәрелгән индексацияләрне исәпкә алып, аның шәхси счетына 22 мең 809 сум күләмендә пенсия беркетелгән. Гыйнварда индексация пенсиянең зуррак күләме буенча башкарылган. Нәтиҗәдә, 17 425 сумлык пенсиягә өстәмә итеп 1 мең 665 сум билгеләнгән. Эштән киткәндә гражданинның пенсиясе, индексация буенча өстәмәдән соң, 24 мең 474 сум тәшкил итәчәк.
Фото: Марат Мугинов
Комментарийлар