Казандагы балалар цирк мәктәбенә – 30 ел
Цирк – өч мең еллык траихы булган сәнгать төре. Ә цирк мәктәбе – чын мәгънәсендә уникаль. Россиядәге бердәнбер балалар цирк мәктәбе Казанда урнашкан! Быел әлеге данлыклы мәктәп 30 еллык юбилеен бәйрәм итә.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә эшли торган мәктәптә 6 яшьтән 14 яшькә кадәрге 150гә якын бала профессиональ дәрәҗәдәшөгыльләнә. Әлеге мәктәп укучылары ел саен халыкара цирк фестивальләрендә, шул исәптән цирк дөньясында «Оскар» дәрәҗәсендә булган Монте-Карлодагы фестивалендә дә җиңү яуламый калмый.
Юбилей хөрмәтенә мәктәп тамашачылар өчен зур бүләк – яңа «Вверх» дип аталган спектакль тәкъдим итте. 4, 5, 6 сентябрь көннәрендә күрсәтелгән әлеге тамашада Россиянең уникаль цирк мәктәбенең тарихы чагыла. Цирк мәктәбендәге бөтен укучылар да профессиналь артистлар белән бер сәхнәдә чыгыш ясый. Дөньякүләм фестивальләрдә җиңү яулаган иң шәп номерлар, күз явын алырдай костюмнар һәм декорацияләр, шаккатмалы эффектлар – ут һәм фонтаннар балкышы... Тамашачы махсус сюрпризны да дәррәү алкышлар һәм елмаю белән кабул итте, ул да булса – Монте-Карлодагы халыкара фестиваль лауреатлары – «Без носков» клоуннар триосы (Артём Бабинов, Константин Копейкин, Максим Карпов) чыгышы.
Гомумән, спектакльдә балаларның иң тәүге ышанычсыз адымнарыннан алып, дөнья күләмендә дәрәҗәләргә ирешүендә чиксез өлеше булган педагог-остазларны олылау һәм рәхмәт хисе кызыл җеп булып сузыла.
Спектакльнең куючы режиссёрлары: Россиянең атказанган артисты Андрей Шарнин, Россиянең атказанган артисты Борис Никишкин һәм Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Светлана Шәрапова.





Комментарийлар