Әлмәттә гипертониклар ясалма фәһемле тонометрларны сынауда катнаша
Әлмәт үзәк район хастаханәсендә 4,3 меңнән артык пациент кан басымын дистанцион рәвештә күзәтү проектында катнаша. Бу хакта хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Проект кысаларында пациентларга бер айга ясалма интеллектка тоташтырылган тонометрлар бушлай бирелә. Үлчәү нәтиҗәләре медицина системасына автоматик рәвештә җибәрелә, ә табиб кан басымы үзгәрешен күзәтеп, кирәк булганда дәвалауны көйли ала.
Проектта 140/90 нан югары кан басымы булган һәм поликлиникада диспансер исәбендә торучы пациентлар катнаша ала. Моның өчен теркәлгән хастаханәдәге участок табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк.





Комментарийлар