«Сахтиан»: татар һөнәрчелеге турында сүзсез спектакль
6, 8, 19 сентябрь көннәрендә Татарстанда татарның күн эшкәртү һөнәренә багышланган «Сахтиан» урам спектакленең премьерасы узачак. Проектны клоун, режиссёр һәм күпжанрлы артист Руслан Риманас «Күрше» фестиваленең «Күрше.Мирас» махсус проекты берлектә тормышка ашыра. Фестивальне Татарстан Республикасы шәһәрләрне үстерү институты Татарстан Рәисе ярдәме белән оештыра.
«Сахтиан» спектакле татар күн һөнәрчелеге, хәтер, традицияләр һәм мәдәни мирас темаларын күтәрә. Сюжет үз аяк киемен ясарга омтылган оста-клоун тарихына корылган. Герой аяк киеме ясау аша үзенең үткәнен, балачак хатирәләрен һәм туган җире белән бәйләнешен яңадан ачарга тырыша.
Спектакльнең нигезендә Казанның читек-күннән ясалган бизәкле аяк киеме традициясе ята. Тамаша сүзләрсез — хәрәкәт, музыка, предметлар һәм аяк киеме ясау барышы аша тәкъдим ителә. Күннең һәр кисәге, һәр җөе театраль хәрәкәтнең бер өлешенә әверелә.
Проект «Сахтиан» бренды белән берлектә әзерләнә. Спектакльдән соң тамаша мәйданчыгы интерактив күргәзмә зонасына әвереләчәк. Анда традицион татар читекләре, чүвәкләр һәм милли һөнәрчелек үрнәкләре тәкъдим ителәчәк. Тамашачылар шулай ук кулдан эшләнгән күн әйберләренең әзерләнү технологиясе, бизәкләр тарихы һәм татар мәдәниятендәге һөнәрчелекнең әһәмияте белән таныша алачак.
Руслан Риманас — Казаннан чыккан артист, режиссёр, клоун һәм урам театры жанрында эшләүче иҗатчы. Ул Россия һәм халыкара театр фестивальләрендә катнашкан, клоунада һәм урам театры юнәлешендә спектакльләр иҗат итә.





Комментарийлар