Татарстанда 17 меңгә якын укучы көллиятләрдәге бюджет урыннарына кабул ителгән
Татарстанда урта һөнәри белем бирү оешмаларына кабул итүнең төп этабы тәмамланган. Быел көллиятләргә 29 меңнән артык гариза тапшырылган, 17 меңгә якын укучы бюджет урыннарына кабул ителгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.
9 нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, ике фәннән ТДИ тапшырып, көллияткә керү мөмкинлеге биргән сынау проектында 3,5 меңнән артык укучы катнашкан. Алар рус теле һәм математикадан төп дәүләт имтиханы тапшырган.
Республика көллиятләрендә документлар кабул итү әле дә дәвам итә.
Фото: «Татар-информ»





Комментарийлар