Казан халкына балалар психологиясенең үзенчәлекләре турында сөйләячәкләр
1 февральдә Республика клиник наркология диспансерында ата-аналар һәм әти-әни булырга әзерләнүчеләр өчен клиник психолог белән ачык очрашу узачак. Лекцияне медицина оешмасының психология лабораториясе мөдире Лилия Зайцева укыячак.
Чарада катнашучылар ни өчен тәрбиянең иске ысуллары актуаль түгел, балаларда яшь кризислары, үз-үзләрен тотыш стильләре, куркулары һәм башка бик күп нәрсәләр булуын белә алачак. Ата-аналар шулай ук тема буенча сораулар бирә алачак.
Очрашу 12:00 сәгатьтә Сеченов урамы, 6 корп.д адресы буенча узачак. Катнашу бушлай, әмма алдан теркәлергә кирәк, дип хәбәр итә Казанның сәламәтлек саклау идарәсе.
Фото: Денис Гордийко
Комментарийлар