Яңа ел бәйрәмнәрендә республикада 1000 нән артык чара көтелә
Яңа ел бәйрәмнәрендә республика буенча 1000 нән артык чара әзерләнгән.
Бу хакта брифингта ТР мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте. Казан циркы быелгы яңа ел каникулларында рекорд куя – "Лабиринт" тамашасы 50 тапкыр күрсәтеләчәк! Чагыштыру өчен узган елларда 34, 43 тамаша тәкъдим ителгән булган.
Шулай ук барлык театр-музейлар махсус программалар әзерләгән, 1 гыйнвар көнне үк кунаклар өчен ишекләре ачык булачак.
Шунысы да куанычлы: күп балалы гаиләләргә тамашаларда бушлай катнашу мөмкин булачак.
Автор фотосы
Комментарийлар