Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар теленә өйрәтүчегә бүләк

«Туган тел фестивале – 2026» «Бала-Сити» халыкара мультилингваль балалар бакчалары челтәре тарафыннан Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә оештырыла.

     Фестиваль  татар телен балаларга кызыклы, заманча һәм нәтиҗәле итеп өйрәтүче педагогларны берләштерү, алдынгы тәҗрибәне тарату һәм  шул рәвешле  яшь  буында туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләүгә өлеш кертүне максат итеп куя.  Бу чара республикабызда татар телен өйрәтүдә инновацион алымнар кулланучы, инициативалы, иҗади һәм актив мәктәпкәчә белем бирү укытучыларын, тәрбиячеләрен ачыклауга, аларның тәҗрибәсен бәяләүгә юнәлдерелгән. Быел ул сигезенче мәртәбә үткәрелде.   

       «Туган тел фестивале» республика  премиясен тапшыру быел  беренче  мәртәбә гамәлгә куела. Тантаналы чара 26 сентябрьдә Казандагы Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта узачак. Бу мәртәбәле чарада ТР Дәүләт Советы рәисе вазифасын башкаручы Марат Әхмәтов һәм башка рәсми затларның килүе  көтелә.

      Шунысын да әйтик: «Туган тел фестивал»ен  «Бала-сити» мәктәбенә һәм мультилингваль  балалар бакчаларына нигез салган Альбина Насыйрова башлап җибәрде.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ