Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшь галимнәргә торак шартларын яхшырту өчен грант

Татарстанда яшь галимнәргә торак шартларын яхшыртырга ярдәм итүче грант алу өчен гаризалар кабул итү вакыты озайтылды.

Документларны 30 октябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин. Грантка Татарстанның фән яки мәгариф оешмаларында кимендә өч ел эшләгән Россия Федерациясе гражданнары – яшь галимнәр дәгъва итә ала. Фән кандидатларының яше 35 тән, ә фән докторларыныкы кырыктан артмаска тиеш.

Катнашучылар өчен төп шартларның берсе – гыйльми дәрәҗә булу һәм Татарстан фәнен үстерүгә  өлеш кертү. Быел барлыгы 16 грант бирү каралган. Һәр грантның күләме 1 миллион 375 мең сумны тәшкил итә. Гаризаларны тапшыру тәртибе, кирәкле документлар һәм катнашу шартлары турында тулырак мәгълүматны Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең рәсми сайтында табарга мөмкин.
Фото – Шедеврум.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ