«Физмат алгарыш» проекты кысаларында профильле сыйныфлар ачылырга мөмкин
Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында «Физика-математик алга китеш» проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин билгеләп үткәнчә, ике ел элек Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән белем бирү сыйфатын, физика һәм математика белән кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән, ел саен 250 млн сум финанслау каралган «Физмат алгарыш» пилот проекты эшләтеп җибәрелгән.
– Ике ел эчендә проект уңай нәтиҗәләр күрсәтте – тирәнәйтелгән программалы 40 физмат сыйныфы ачылды, методик материаллар тәэмин ителде һәм диагностика эшләре башкарылды. Моннан тыш, 200 математика түгәрәге актив эшләп килә, аларда 5-6 сыйныфларның 2000 нән артык укучысы катнаша. Бу түгәрәкләр, катнаш укыту методикасын кулланып, математика белән кызыксынуны арттыруга гына түгел, педагогларның һөнәри үсешенә дә ярдәм итәләр, – диде министр урынбасары.
Рамил Хәйруллин сүзләренә караганда, проектны гамәлгә ашыру кысаларында укучыларга, укытучыларга һәм мәктәпләргә грант ярдәме күрсәтелгән. Ике ел эчендә 400 укучы 50 әр мең сум акча алган, 780 укытучы 90-300 мең сум акчалата бүләк алган.
– 80 мәктәп 600 меңнән 1 млн сумга кадәр грант алды. Физика, математика һәм информатика буенча югары нәтиҗәләргә ирешкән өчен 40 мәктәп бер миллион, физмат сыйныфларында программаны гамәлгә ашырган өчен 40 мәктәп 600әр мең сум акча алды, – дип сөйләде Рамил Хәйруллин.
Казанның 179 нчы гимназиясе директоры Эльвира Наумова гимназиядә «Физмат алга китеше» проектын тормышка ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. "Бу проектның әһәмияте шунда ки, ул белем генә бирми, ә укучы үзенең потенциалын ача, фән белән мавыга һәм хәтта үзенең киләчәк һөнәр юлын күрә ала торган бербөтен экосистема булдыра, – дип уртаклашты гимназия директоры. – Әлеге проект үз эшен түгәрәкләр аша, бишенче сыйныфтан башлап, балада предмет белән кызыксыну чагылган мизгелне кулдан ычкындырмас өчен башлап җибәрә. Проект шулай ук галимнәр видеолекцияләр ярдәмендә үзләренең виртуаль лабораторияләрендә күрсәткән тәҗрибәләргә басым ясый. Иң мөһиме – талантлы укучыларның бер тапкыр бирелә торган грантлар алу мөмкинлеге, физика-математика юнәлешендә – 50әр мең сум, ә физика-химия юнәлешендә – 60ар мең сум».
Профильле комитет әгъзалары «Физика-математика алга китеше» проектын киңәйтергә тәкъдим иттеләр, аны өлкәнрәк сыйныфларда дәвам итәргә кирәклеген билгеләп үттеләр, шулай ук, парламентарийлар фикеренчә, профильле предприятиеләр белән мәҗбүри рәвештә кире элемтәне җайга салып, проект эшчәнлеген көчәйтергә кирәк. «Әлеге проектның булуы бик мөһим, минемчә, бишенче сыйныфтан ук балалар әкренләп үссеннәр, хәтта параллель профильле булмаган сыйныфларда да укытырга кирәк, физматтан гына түгел, – дип белдерде Дәүләт Советы депутаты Мәгъзүм Сәлахов.
ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте





Комментарийлар