Яшь тарихчылар тарихи хәтер турында фикер алыша
Казанда БДБ илләренең яшь галим-тарихчылары өчен халыкара мәктәп эшли башлый. Анда тарихи хәтернең җәмгыять һәм милли үзенчәлек формалашудагы урыны, аны саклау һәм киләсе буыннарга тапшыру юллары турында фикер алышалар.
21–28 сентябрьдә Казанда «БДБ киңлегендә тарихи хәтер: конфликтлар яки килешү?» дигән темага яшь тарихчыларның халыкара мәктәбе уздырыла.
Мәктәпнең рәсми ачылышы бүген, 22 сентябрьдә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында уза. Халыкара мәктәпне Россия Фәннәр академиясенең Гомуми тарих институты һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты оештыра.
Проект БДБ катнашучы дәүләтләренең Дәүләтара гуманитар хезмәттәшлек фонды, «Россия тынычлык фонды» халыкара иҗтимагый фонды һәм БДБ илләренең тарихчылары һәм архивчылары халыкара ассоциациясе (комиссиясе) ярдәме белән тормышка ашырыла.
Мәктәптә Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Россия, Таҗикстан һәм Үзбәкстанның тарих юнәлешендәге әйдәп баручы фәнни һәм мәгариф үзәкләреннән 80 гә якын яшь тарихчы һәм укытучы катнаша.
Чара кысаларында «Тарихи хәтер һәм үзенчәлек: XIX–XX гасырларда формалашу һәм тапшыру механизмнары» дигән түгәрәк өстәл дә узачак. Очрашу барышында XIX–XX гасырларда күмәк тарихи хәтернең эчтәлеге ничек үзгәрүе, аның шәхес һәм җәмгыять үзенчәлеге белән бәйләнеше турында сүз бара. Шулай ук тарихи хәтерне формалаштыру һәм киләсе буыннарга җиткерүдә кулланылган чыганаклар һәм алымнар турында фикер алышу да планлаштырыла, ди проект авторлары.
Халыкара мәктәп яшь галимнәр өчен төрле илләрнең тарихи тәҗрибәсен уртак мәйданда карау, фәнни фикер алышулар алып бару һәм тарихи хәтер белән бәйле мәсьәләләрне өйрәнү мөмкинлеге бирәчәк.
Люция Гыйниятуллина фотолары





Комментарийлар