Логотип Магариф уку
Цитата:

Балалар бакчаларында «Орлята-дошколята» проекты эшли башлады

Россия Мәгариф министрлыгы балалар бакчаларында «Орлята-дошколята» проектын башлап җибәрде.

Аның сүзләренчә, көздән Россиянең барлык төбәкләрендәге мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләренә проектны гамәлгә ашыру буенча методик киңәшләр җибәрелгән.

«Орлята-дошколята» балалар бакчасыннан мәктәпкә, ә аннары көллияткә кадәр тәрбия эшендә бердәм система буларак күздә тотыла.

Проектка инде 18 меңнән артык балалар бакчасы кушылган. Анда 550 меңнән артык бала катнаша.

Бу уку елында тәрбия эшендә катнашучыларны берләштерәчәк 18 чара уздыру планлаштырыла. 

«Орлята-дошколята» проектының сынау этабы 2026 ел башында Россиянең 10 төбәгендә узган. Анда 6-7 яшьлек 1,5 меңнән артык бала катнашкан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ