«Осталар шәһәре» ярминкәсе уза
26 сентябрьдә Казан Агропаркында «Осталар шәһәре» ярминкәсе була.
Ярминкәдә фермер продуктлары, камыр ризыклары, бал, яшелчәләр, агач һәм металл эшләнмәләр, декоратив-гамәли иҗат эшләнмәләре тәкъдим ителәчәк. Мәйданчыкта ярминкәгә килүчеләргә волонетерлар ярдәм итәчәк. Кунакларны шулай ук студентлар коллективлары чыгышы, мәдәни программа көтә.
Чара Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Казан агросәнәгать паркы» АҖ һәм Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирү мәгариф учреждениеләренең директорлар советы ярдәмендә оештырыла.





Комментарийлар