5 ноябрь 2026 яңалыклары
-
Иң яхшы «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» фәне укытучысы билгеле
Казанның 171 нче урта мәктәбе укытучысы Эмиль Фәйзуллин «Татарстан Республикасының Ел укытучысы» республика бәйгесенең «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» фәне буенча җиңүчесе булды.
-
Казан укучысы химиядән халыкара олимпиадада катнаша
Казанның 131 нче лицеенда белем алучы Ибраһим Шәйхетдинов Әбү Рәйхан әл-Бируни исемендәге химия буенча халыкара олимпиадада Россия җыелма командасы составында катнашачак. Бу хакта шәһәр мәгариф идарәсендә хәбәр иттеләр.




